Барлык яңалыклар
Сайлау
7 сентябрь , 15:05

Илеш егете квадроцикллы булды!

Республикада сайлаулар дәвам  итә.  6 сентябрьдә "Рәхмәт" республика акциясендә икенче тапкыр призлар уйнатылды. 35 кеше җиңүче булды. Бәхетлеләр исемлегендә Илеш районы егете, “Кызыл таң” гәзитендә водитель булып эшләүче Радмир Заһидуллин да бар. Радмир квадроцикл отты.

Илеш егете квадроцикллы булды!
Илеш егете квадроцикллы булды!

      Радмирга квадроцикл ачкынын тапшыру тантанасында булдык. Елмаеп кына торган оялчан егет үзе әйтүенчә, ул кичә Илеш районында сайлау участогына тавыш бирергә барган һәм аңа бүләкләр оту өчен конкурста катнашырга билет  биргәннәр.

  - Өйгә кайткач, аны махсус сайтта теркәдем, - диде ул. - Кичтән квадроцикл оттың, дип хәбәр иттеләр. Башта ышанмадым, мошенниклар шалтырата икән, дип уйладым. Әти-әни белән киңәшләштем. Алар да сайлауда катнашучыларга бирелгән билетлар буенча конкурс барлыгын аңлаттылар. Миңа тагын  шалтыраттылар. Шуннан ышандым инде...

  Радмир  күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт аграр унивеситетында укый. Үзе әйтүенчә, 18 яше тулганнан алып сайлауларга һәрвакыт йөргән. “Бу - һәркемнең изге бурычы”, - дип исәпли бәхетле егет.

    Радмирны откан бүләге белән котлыйбыз! Игелекле булсын!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: