Барлык яңалыклар
Сайлау
7 сентябрь , 16:05

“Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде”

Башкортстанда сайлаулар буенча сall-үзәккә 4 шалтырату булган.

“Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде”
“Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде”

     Башкортстандагы сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Святослав Попов “Башкортостан башлыгын сайлаулар-2024” иҗтимагый матбугат үзәгендә журналистларга республика халкының сall-үзәккә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.

   Бүген, тавыш бирүнең икенче көнендә 14.00 сәгатькә 4 шалтырату булды, 6 сентябрьне исәпкә алганда, барлыгы 19 шалтырату теркәлгән.

   “Безгә башлыча техник характердагы сораулар бирәләр,  - диде Святослав Попов. - Мәсәлән, тавыш бирергә тиешле участокны ничек табарга? Паспортсыз тавыш бирергә мөмкинме? “Рәхмәт" акциясе буенча да сораулар булды. Барлык сорауларга да төгәл, аңлаешлы җаваплар бирелде, шикаятьләр килмәде".

     СвятославПопов әйтүенчә, шалтыратуларны квалификацияле белгечләр кабул итә, зур команда эшли. Ул сall-үзәкнең телефонын искә төшерде; 8 (347)218-16-84.

     7 һәм 8 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: