Сайлауларны яктырту буенча иҗтимагый матбугат үзәгендә эш Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының гимннарын тыңлаудан башланды.
Үзәктә эш инде кайный: бүген дә биредә сайлау участокларыннан туры видеоэлемтәләр оештырылачак, политологлар һәм төрле өлкәләр белгечләре, спикерлар белән җанлы очрашулар узачак.
Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Сәгыйть кызы Исаргакова Иҗтимагый матбугат үзәгендә чыгыш ясап, сайлауның тәүге көне уңышлы үтте, төрле борчулы вакыйгалар теркәлмәде, дип белдерде.
БР Журналистлар союзы рәисе Вәдут Гайфулла улы Исхаков әйтүенчә, республика журналистлары сайлауның тәүге көнендә дүрт меңләп материал әзерләгән. Вәдүт Гайфулла улы бүгенге көндә дә уңышлы эш теләде.
Фото: Башинформ.