Сайлауларның икенче көнендә, 7 сентябрьдә, 15 сәгатькә республика сайлаучыларының 41 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу хакта Иҗтимагый матбугат үзәгендә узган брифингта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова белдерде:
- Сайлаучылар исемлегенә 2 970 400 сайлаучы кертелде, шулардан 1 232 409 сайлаучы тавыш бирде. Бу 41,49 процент тәшкил итә. Уфада активлык 41,2 процентка җитте, - диде ул.
Спикер сүзләренчә, лидерлар рәтендә – Аскын, Балтач һәм Благовар районнары. Бу районнарда сайлауга килү 60 проценттан артык тәшкил иткән.