Башкортстан Башлыгын сайлауда явка 60 проценттан артырга мөмкин, диде доцент, философия фәннәре кандидаты, политолог Сергей Семёнов “Башкортстан Башлыгын сайлау – 2024” матбугат үзәгендә узган брифингта.
“Тавыш бирүне өч көн дәвамында үткәрү сайлаучыларга хөрмәт дип атарга була. Бу вакыт эчендә сайлаучылар үзләре өчен уңайлы вакытта тавыш бирә ала. Бу форма кабул ителде һәм арытаба да дәвам итәрр, мөгаен, – диде политолог. –Явкага килгәндә, ул сайлауларның легитим булуы, гражданнарның позициясен, ихтыярын һәм кәефен чагылдырган дип танылыр өчен мөһим. Бу сайлауда явка югары булыр дип уйлыйм. Республика Башлыгын сайлау Башкортстанда яшәүче һәркемебезнең тормышына кагыла. Кешеләр республика белән идарә итәчәк җитәкчегә күп нәрсә бәйле булачагын аңлый. Аларның үз позициясен белдерү теләге булачак. Сайлауда катнашу, кемгә тавыш бирүгә карамастан, үзе үк дәүләт сәясәтен хуплауны аңлата. Явка 60 проценттан артып китәр, ә бәлки, югарырак та булыр әле”, – диде Сергей Николаевич.