Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 19:35

СВОда булганнар сайлауларда ничек катнаша?

СВОда булганнар сайлауларда ничек катнаша?
СВОда булганнар сайлауларда ничек катнаша?

Башкортстан Республикасының «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Галинур кызы Кулсарина махсус хәрби операциядә катнашучылар ничек сайлауларда катнашулары турында сөйләде.

«Башкортстан» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика үзәге һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы командасы Башкортстан Республикасы башлыгын сайлауны хуплады. Республиканың барлык район һәм шәһәрендә дә фонд филиалының социаль координаторлары һәм үзәк офис хезмәткәрләре сайлау участокларында булдылар һәм тавыш бирделәр. Шулай ук бүген безнең команда халыкка гражданлык бурычын үтәргә ярдәм итте. Махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның якыннары участокларда тавыш бирә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр участокка килә алмаганнарга сайлау участоклар әгъзалары белән берлектә күчмә тавыш бирү оештырыла.

Сайлаулар якынлаша башлагач, безнең оешмаларда Русиядә игълан ителгән "Гаилә елы" һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртуга юнәлдерелгән чаралар узды. Кыскасы, сайлау кампаниясе башлану белән безнең команда тагын да нәтиҗәлерәк эшли башлады. Кешеләр белән аралашу, танышу өчен тагын бер сәбәп бу, - диде Гөлнур Кулсарина. - Әйтик, без махсус операция барышында һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре белән очрашу оештырдык. Бу кешеләр тормыш ачысын күргән, күп газаплар кичергән.Аларның кайберләре бу дөньядан киткән уллары урынына яуга китәргә карар кылдылар. Алар зур хөрмәткә лаек, - диде Колсарина.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: