Башкортстанда республика Башлыгын сайлауның беренче көне тәмамланды. 20.00 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды.
Тавыш бирү тагын ике көн дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Урамга чыгып йөрерлек хәлдә булмаган өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авыр чирле кешеләр, аларны караучылар һәм башка җитди сәбәпләре булганнар өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен үзегезнең участок сайлау комиссиясенә тавыш бирү көннәрендә 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күрсәтелгән вакытта мөрәҗәгать итүченең өенә тавыш бирү өчен күчмә әрҗә белән комиссия әгъзалары киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә без республика Башлыгын сайлыйбыз. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар өчен тавыш бирелә. Барлыгы 1774 мандат алыштырылачак.
Сайлау кампаниясе чорында кайнар линия телефоны эшли: 8-800-347-54-54.