Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 22:15

Сәясәткә йөз белән борылыш

Сайлаулар зур активлык белән үтә.

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы

Социолог Арсен Шәяхмәтов һәм яшь сәясәтчеләр советы рәисе Вилдан Исәнгилдиннәр сайлау компаниясенең үзенчәлеген, башка өлкәләрдәгеләре белән чагыштырып, кызыклы фикергә килгәннәр. Мәсәлән, Санкт-Петербург һәм Оренбург белән чагыштырганда, бездә сайлаучылар активрак булып чыга. Сайлау технологияләре хакында да үз фикерләрен алар әйтте. Киләчәктә дистанцион технологияләр күбрәк кулланылачак, чөнки ул заман тренды.Республика ныклы адымнар белән алга бара, яшьләрнең сайлауларда актив катнашуы да шул хакта сөйли, диде алар. Халыкның сәяси тормышка йөз белән борылуы хакында да сөйли бу активлык. Заманга битараф булмау да кешеләрне сайлау участокларына китерде, диде алар.

Рәүф ИДРИСОВ.

Читайте нас: