Исегезгә төшерәбез, бүген республикада Башкортстан Башлыгы сайлаулары башланды. Билгеле булуынча, сайлауларда “Рәхмәт-2024” оештырылган.
"Башкортстан Башлыгы сайлаулары - 2024" җәмәгатьчелек матбугат үзәгендә “Рәхмәт” акциясен оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина сайлауларның беренче көненең нәтиҗәләре белән таныштырды.
-“Рәхмәт” акциясендә барлыгы 300 дән артык бүләк уйнатылачак. Сайлауларга барган кеше көнкүреш техникасы, велосипед, самокат, квадрацикл, хәтта фатир оту мөмкинлеген дә алачак. Бүгенге нәтиҗәләргә килгәндә, 30 кеше бүләк отты. Җиңүчеләрнең билет номерлары "Рахмат" акциясе сайтында теркәлгән. Әйтергә кирәк, беренче көнне үк тавыш бирергә баручыларның билетлары 7 тапкыр уйнатылачак. Шуңа күрә, иртәрәк баручыларныңмөмкинлекләре зуррак”, - диде ул.
Автор фотосы.