Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь 2024, 10:04

“Рәхмәт-2024” акциясендә катнашучыларга мошенниклардан ничек сакланырга?

Бик мөһим мәгълүмат бу. 

Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне. Бүген – сайлауның беренче көне. Быел тавыш бирү көннәрендә тәүге тапкыр “Рәхмәт” акциясе эшли башлады. Язын Русия Президентын сайлаганда республика халкы бу акциядә катнашып күп кенә призлар отты.

 Оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина бүләкләрне уйнату һәм аларны тапшыру тәртибен аңлатып китте.

“Бүген “Рәхмәт” акциясе старт алды. 6, 7, 8 сентябрь көннәрендә сайлау участокларына килеп, тавыш биргәч, чыкканда ишек катында волонтерлар көтеп торачак. Алар сайлаучыларга, һәрбер гаилә әгъзасына, 8 билгедән торган QR-билет тапшырачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк. Язгы тәҗрибәдән чыгып шуны әйтергә кирәк: куар-билетларны ашыкмыйча һәм игътибар белән теркәргә кирәк. Мәсәлән, телефон номеры дөрес күрсәтелмәсә, катнашучы  приз откан очракта без аның белән элемтәгә чыга алмаячакбыз. Бүген беренче тапкыр призларны 14.00 сәгатьтә уйнатачакбыз. Бүләкләрне көненә ике тапкыр уйнатачакбыз. Бүген,  6 сентябрьдә, - 14:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә, 7 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00, 8 сентябрьдә 14:00 сәгатьләрдә үтәчәк. Шулай ук, 8 сентябрьдә "Призлар төне" уза. Анда 130 приз уйнатылачак. Бүләкләр уйнатуның нәтиҗәләрен без үзебезнең сайтта урнаштырып барачакбыз. Бүләк уйнатуларның нәтиҗәләре акциянең оештыручысы “Алга, патриот!” хәрәкәтенең социаль челтәрдәге төркемнәрендә басылачак.  “Рәхмәт-2024” куар-билетлар гына  түгел, ул әле беләзекләр дә. Тавыш биргән һәркемгә яшел төстәге  куар-беләзекләр бирелә.  Беләзекләр буенча махсус акцияләрдә катнашып, товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар алырга була.  Акциядә катнашучы партнерлар исемлеге дә безнең сайтта бар. Акциянең шул ягы да бар. Теркәлгән билетлар алты бүләк уйнатуда да катнаша. 13 сентябрьдә узган супер-розыгрышта та ул билетлар катнашачак. Трансляция БСТ каналында узачак. Берничә фатир, машина, квадроцикллар, Сочига гаилә белән сәяхәт  уйнатылачак. Шуңа бүген билет откан кешенең мәгълүматын без базадан алып ташламыйбыз, ул билет башка уйнатуларда да катнашачак”.

Матбугат үзәгенең модераторы Гүзәл Нәбиева язын булган бер очракны искә төшереп үтте. “Рәхмәт” акциясендә катнашкан бер ханымга машина отуы турында шалтыратып әйтмәкче булганнар. Ләкин ул ышанмаган, мошенниклар шалтырата дип уйлаган.

Әйе, бу  очрак Благовещен шәһәрендә яшәгән ханым белән  булды. Әйе, без бүләкләр отучылар белән үзебез элемтәгә чыгабыз, без бернинди код  сорамыйбыз. Откан бүләкләрне өйгә кадәр китереп бирү өчен акча да сорамыйбыз. Шуңа әгәр безнең исемнән ниндидер кодлар сорасалар, белегез, бу – мошенниклар.  Бу ханым белән без берничә көн элемтәгә чыга алмыйча җәфаландык. Шәхси танышлар аша да эзләдек бу ханымны. Ул хәтта БСТ эфирын караган, үзенең машина отуын белгәч, үзен начар хис иткән, кан басымы күтәрелгән. Ахырда без аның белән элемтәгә чыктык һәм тантаналы рәвештә машинаны тапшырдык. Безнең сайтта  кайнар линия һәм электрон почта адресы күрсәтелгән.  Нинди дә булса аңлашылмаган моментлар килеп туса, шалтыратырга яисә язарга мөмкин”, - диде Римма Бикмурзина. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: