6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне. Бүген – сайлауның беренче көне.
Сайлауларны яктырту буенча иҗтимагый матбугат үзәге үз эшен башлады. Биредә сайлау участокларыннан туры видеоэлемтәләр, төрле белгечләр, политологлар, блогерлар һәм спикерлар белән очрашулар оештырылачак.
БРның Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов: “Сайлауларны яктырту буенча журналистлар өстендә җитди җаваплылык ята. Тавыш бирү турында язганда нинди дә булса очраклар килеп туганда журналистлар барын да җентекләп ачыклагач кына мәгълүматны киң аудиториягә чыгарырга тиеш. Бу эш бездә элек тә җиренә җиткереп оештырыла иде. Быел да шул формат сакланыр дип ышанам", - диде.