Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 10:21

Мәскәүдә дә тавыш биреп була

Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көне. Бүген – сайлауның беренче көне. Матбугат үзәгендә узган очрашуда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Булат улы Галимханов өч көнлек сайлаулар турында кайсыбер мәгълүматларны җиткерде:

“Бүген иртән 3 302 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Шуларның 40ы – вакытлыча булган урыннарда  (дәваханәләрдә, санаторийларда, җәзаларны үтәү федераль хезмәт учреждениеләрендә оештырлыган участоклар) һәмМәскәүдәге бер сайлау участогы, анда Башкортстан пропискасы белән тавыш биреп булачак. Болар – командировкада, отпусктагылар яисә башкалада эшләүчеләр. Башкортстанда барлыгы 2 968 775 сайлаучы бар. 43  957 аз мобильле гражданнарның өйләренә участок сайлау комиссиясе әгъзалары заявка буенча  киләчәк. Тавыш бирүдә 16 712  күзәтүче эшли.  Сайлауны яктыртыр өчен 115 мәгълүмат чарасыннан 457 журналист аккредитацияләнгән. Һәр сайлау участогында полицейскийлар яисә участок сайлау комиссиясе әгъзалары дежур итәчәк”.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: