Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова Иҗтимагый матбугат үзәгендә спикер булып чыгыш ясады. Лида Сәгыйтовна сүзләренчә, штаб үз эшен 2021 елдан туктатмаган.
–Эш шунда, безнең өчен зур да, бәләкәй сайлаулар да юк. Нинди тавыш бирү булса да, без анда иҗтимагый күзәтүчеләрне җибәрәбез. Бу көзге кампаниягә без 13 меңнән артык күзәтүче әзерләдек. Моннан тыш, без күзәтүче блогерлар белән эшне көчәйттек. Бүген мин сайлау участокларына күпсанлы күзәтүчеләр чыгуын һәм аларның профессиональ дәрәҗәдә эшләвен ышанычлы әйтә алам. 2018 елда, сайлау участокларына иҗтимагый күзәтүчеләрне юнәлтү хокукы барлыкка килгәч, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы бу хокуктан кулланды һәм без күзәтүчеләрне җибәрә башладык. Әмма ул вакытта күзәтүчеләр еш кына студентлар иде, аларның әзерлеге дә көчле булмады. Бүгенге көндә әзерлек бик җитди бара, сайлау законнары нигезләреннән алып, шуңа безнең күзәтүчеләр процессны белергә һәм яхшы аңларга тиеш. Мисал китерәм. Русиядә яшерен тавыш бирү оештырылган һәм һәр сайлаучы тавыш бирү өчен кабинкага узарга тиеш. Кабинкага бер түгел, ике кеше кергән очраклар булды. Участокта шунда ук паника башланган, имеш, яшерен тавыш бирү хокукы бозыла. Әмма безнең күзәтүчеләр тавыш бирүченең начар күрүен һәм икенче кеше – аны озатып йөрүче, дип аңлаттылар. Әгәр тавыш бирүчегә ярдәм тләп ителә яисә бу бик өлкән кеше икән, аңа башка саөлаучы, я волонтер, я озатып йөрүче ярдәм итә ала. Һәм бу кешеләр аның белән кабинкага керергә хокуклы. Безнең күзәтүчеләр моннан хәбәрдар һәм теге яисә бу очракта нәрсә эшләргә икәнен белә.
Бүген Башкортстанның һәр сайлау участогындагы күзәтүчеләрдән ике меңнән артык хәбәрләр алынган.
–Әлегә закон бозу очракары теркәлмәгән. Бар сайлау участоклары да үз вакытында ачылды. Бүгенге эш көнемне 175 санлы сайлау участогыннан башладым һәм тавыш бирдем. Әмма 8.00 сәгатьтә моны эшләп булмады, чөнки чират иде. Күп тавыш бирүчеләр эш көне алдыннан сайларга карар иткән, – дип сөйләде Лида Исаргакова.
Бүгенге көндә Башкортстандагы барлык участоклар штат режимында эшли, хокук бозулар юк.