Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 19:55

Күзәтүче блогерлар да канәгать

Тыныч шартларда үтә.

Күзәтүче блогерлар да канәгать
Күзәтүче блогерлар да канәгать

Пресс-үзәк белән элемтәгә чыккан күзәтүче блогерлар да сайлауларның барышы хакында хәбәр иттеләр, үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Екатерина Гуряева 312нче сайлау участогына иртән яшьләр күбрәк килгәнен, аннан гаиләлеләрнең килүе, бар да тәртип белән баруы хакында хәбәр итте. Музыка, ярминкә сайлауларга бәйрәм төсе бирде, ди. Гөлнара Юнысова 144 нче сайлау участогында милли киемдә бәйрәмчә дәртле сайлаучылар килүе хакында хәбәр итә. Актив катнашалар, җаваплылыкны аңлап эшлиләр, шуңа 40 процентлап кеше сайлады да инде, диде. Денис Острожков 310 участокта катнашучылар җитәрлек, кеше өзелми ”Рахмат” сувенирларын бик теләп алалар. Ниндидер сораулар, канәгатьсезлек күрсәтүчеләр булмады. Беренче көн әйбәт үтте дип әйтергә була, диде.

Рәүф ИДРИСОВ.

Читайте нас: