“Башкортстан Башлыгын сайлау – 2024” иҗтимагый матбугат үзәктә узган брифингта тавыш бирү тыныч шартларда бара, дип белдерде сайлау штаблары вәкилләре.
“Шикаятьләр кабул ителмәде, әлегә бары тик позитив хәбәрләр генә. Өч көн дә шулай – гадел, тыныч – узар дип өметләнәбез”, – диде “Справедливая Россия Патриоты за Правду” партиясенең БРдагы төбәк бүлекчәсе Советы рәисе урынбасары Екатерина Самсонова.
“Әлегә нинди дә булса нәтиҗәләр ясау иртәрәк. Болай күңелле кебек, кешеләр җырлый, бии, актив рәвештә үз хокукын тормышка ашыра. Кайнар линиягә әле гадәти – кайда сайларга, ничек барып җитәргә дигән – сораулар кабул ителә, – диде “Яңа кешеләр” партиясенең төбәк бүлекчәсе Советы сәркатибе Руслан Дәүләтшин. – Тавыш бирү бездә генә түгел, тоташ илдә сайлау бара, шуңа барысына да уңышлар телим, тавш бирү лаеклы дәрәҗәдә узсын”.
“Иртәнге сигездә сайлау участогында 10 кеше иде, бу әйбәт нәтиҗә дип уйлыйм. Өч көн дәвамында тавыш бирү форматын бик уңайлы дип уйлыйм, шәхси эшләрне дә планлаштырып була, сайлау участогына барыр өчен вакыт та табарга мөмкин. Участок комиссияләренә дә бик уңайлы. Кешеләр сөенеп бүләкләр уйнатуда катнаша, кайберәүләр тагын бер беләзек сорый, мәктәптәге балалары өчен, мәсәлән, ә кемнәрдер, киресенчә, баш тарта, берни кирәкми, мин үзгражданлык бурычымны үтәдем, шул җитә, диләр”, – диде сәясәт белгече, БР Башлыгы вазифасына кандидат Радий Хәбировның ышанычлы заты Владимир Савичев.