Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 18:36

Быелгы сайлауларда студентлар актив катнаша

Бигрәк тә беренче курслар үз тавышларын лаеклыларга биреп өлгерде дә инде.

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы

Иҗтимагый пресс-үзәккә килгән спикерлар Уфа фән һәм технологияләр университеты проректоры Эльвира Ямалеева һәм Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты проректоры Радик Юлбаев әйтүенчә, быелгы сайлауларда студентлар актив катнаша.

22000 студентның әлеге вакытта 23 проценты тавыш бирергә өлгергән дә инде. Бигрәк тә беренче курслар сайлауларда теләп катнаша. Уфа шәһәренең 450 еллыгында алган күңел күтәренклеге сайлауларга да күчкән. Читтән торып укучыларның күпчелеге мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм сайлауларда турыдан-туры катнаша.

Рәүф ИДРИСОВ.

Читайте нас: