Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 21:45

Беренче көн тәмамланды

Сайлауның беренче көн нәтиҗәләре.

Автор фотосы
Фото:Автор фотосы

Башкортстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең рәис урынбасары Марат Гадилов сайлауның беренче көн нәтиҗәләре белән таныштырды.

Марат Венерович әйтүенчә, сайлаулар гадәти режимдә үткән. 2970000 сайлаучының 873373 тавыш биргән, бу 29,41 процент дигән сүз.

Иң күп тавыш биргән сайлаучылар Балтач, Салават һәм Зиянчура районыннан (47–45 процент). Шәһәрләрдән Күмертау, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә (32 –30 процент) югары булган. Сайлауларга 457 журналист аккредитация үткән. Сайлау барышында 17000 күзәтүче эшләгән. Сайлау алдыннан 300 ләп реклама материалы әзерләнгән. Әле бюльлетеннар сейф-пакетларда күчерелеп саклауга куелган. 40 меңнән артык кеше үзе булган урында тавыш бирергә гариза язган, беренче көнне аларның 21814 тавыш бирергә өлгергән. Беренче көнне шикаятьләр булмаган, сайлауларга кадәр төрле сораулар белән 116 кеше мөрәҗәгать иткән булган.

Рәүф ИДРИСОВ.

Читайте нас: