Аскын районының Башкортстан авылында яшәүче сайлаучыларның барысы да бүген иртәнге 9.00 сәгатькә тавыш биргән.
Башкортстан авылы старостасы Гөлназ Суфиянова сөйләвенчә, биредә яшәүчеләр тавыш бирү өчен Иске Казанчы авылына йөри. Кешеләргә уңайлы булсын өчен автобус яллаганнар. Авылның өлкәннәре кичтән үк сайлауга милли костюмнарда барырга сөйләшкән.
– Без кичтән үк барлык оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Аксакаллар “әйдәгез, сайлауга кыр-танып ыруының милли киемнәрендә барыйк” дип тәкъдим иттеләр. Барысы да шатланып ризалашты. Иртән барысы да милли костюмнарда килгән иделәр, – ди авыл старостасы.
6 сентябрьдә Башкортстан сайлаучыларының барысы да Иске Казанчы авылында иртәнге 9.00 сәгатькә тавыш биргән. Алар республика Башлыгын һәм район депутатларын сайлаган.