Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 19:01

“Бүләк отуыбызга башта ышанмадык”

“Рәхмәт” акциясенең беренче җиңүчеләре билгеле.

"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.
"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.

Бүген, 6 сентябрьдә, 14:00 сәгатьтә республика акциясенең беренче уйнатуы булды. 

Бүләкләр уйнатуны туры эфирда "Рәхмәт-2024" акциясенең оештыру комитеты вәкиле Регина Кадыйрова алып барды. Отучы билетлар турындагы мәгълүмат рахмат102.рф сайтында, "Алга-Патриот" социаль челтәрендә урнаштырылган.

Уфадан Мавриннар гаиләсе “Рәхмәт-2024” акциясенең беренче этабында җиңүче булды. Аларга телевизор чыкты.  

"Җиңүчеләребез уңышларына бик шат һәм акцияне оештыручыларга шундый күркәм бүләк өчен рәхмәтле", – ди оештыручылар.

– Без башта ышанмадык. Хәтта, шалтыратып, бүләкне алырга чакырганда да ышанмадык. Һәм менә хәзер генә, бу телевизорга кагылгач кына, җиңгәнемне аңладым, – дип, шатлыгы белән уртаклашты Эльвира.

Исегезгә төшерәбез: бүләкләр көнгә ике мәртәбә уйнатыла. Якшәмбе, 8 сентябрьдә, беренче тапкыр “Призлар төне” узачак, анда берьюлы 130дан артык приз уйнатылачак.

Һәр уйнатуның нәтиҗәләре рахмат102.рф сайтында бастырыла. Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң проект волонтерлары алар белән элемтәгә керә. Шунысы мөһим, приз алу хокукын югалтмас өчен QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: