Спикер, Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советының директоры Марат Галиуллин республикада 216 муниципаль идарә берәмлеге барлыгы һәм аларның сайлауларның әйбәт үтүе өчен барын да эшләве хакында әйтте.
54 район һәм 7 шәһәр җирле идарәләр сайлауларны лаеклы каршы алды. 800дән артык авылда сайлау үтәчәк. Бигрәк тә авылларда сайлауда активлык күзәтелә. Җирле идарә вәкилләре, депутатлар сайлаучыларның бар сорауларына игътибарлы булырга омтылалар һәм кулларыннан килгәнне эшлиләр. Сайлаулар җирле идарә эшен камилләштерүнең дә эффектив формасы булачак. Кадрлар җитешмәү кебек проблема бар, ләкин аны чишү өчен дә ачык юллар бар. “Атайсал”, “Аек авыл” кебек проектлар ил күләмендә танылу алды.
Рәүф ИДРИСОВ.