Барлык яңалыклар
Сайлау
5 сентябрь 2024, 15:55

Сайлауларны күзәтәләр

Бу юлы 13 меңнән артык күзәтүче эшләячәк. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Сайлауларда бу юлы да, гадәттәгечә, җәмәгать күзәтүчеләре эшли.

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе, республикада Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары Данияр Абдрахманов әйтүенчә, бу юлы 13 меңнән артык күзәтүче әзерләнгән. Бу шактый күп сан, диде ул. Күзәтүчеләр өчен укулар үткәрелгән, форум оештырылган. Аларны сайлау участокларында килеп туарга мөмкин булган четерекле хәлләрдә үзләрен ничек тотарга өйрәткәннәр.

– Безнең күзәтүчеләр профессиональ яктан ныклы әзерлекле. Күбесе – инде берничә сайлауда катнашкан тәҗрибәле кешеләр. Шулай ук безнең блогер-күзәтүчеләр дә бар. Алар безгә һәр сайлау участогыннан реаль хәлне җиткереп бара: кимчелекләрне генә түгел, уңай моментларны да күрсәтеп, тулы картинаны бирәләр, – диде Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова. – Моннан тыш, мобиль төркемнәр эшли. Әгәр сайлау участогында гадәттән тыш хәл килеп туса, иҗтимагый күзәтүче мобиль төркемне чакырта. Экспертлар, урынга барып, хәлне ачыклый. Мондый төркемнәр һәр муниципалитетта бар.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб эксперты Максим Беляев сүзләренчә, күзәтүчеләрне заманча технологияләр ярдәмендә укытканнар. “Алар көнкүреш бәхәсләрен җайга салудан алып, сәяси бәхәсләргә юл куймауга кадәр өйрәнде. Стресслы хәлләрдән чыгу юлларын да беләләр, – дип бәян итте Максим Анатольевич. – Иҗтимагый күзәтүчеләрне укыту буенча безнең тәҗрибәне хәзер ил төбәкләрендә дә тарата башладылар”.

Шуны да әйтергә кирәк: бу көннәрдә Башкортстан территориясендә Тавыш бирүне иҗтимагый күзәтү буенча колл-үзәк эшли.

“Республика халкының сайлауларга кагылышлы сораулары килеп туса, алар безнең экспертларга һәм юристларга мөрәҗәгать итә ала”, – диде Лида Сәгыйть кызы. Колл-үзәкнең номеры – 8-347-218-16-84.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: