Сайлаулар чорында сәяси хәлне какшатырга теләүче провокация очраклары күзәтелергә мөмкин.
Исегездәдер, бу елның мартында ил Президенты сайлауларында Уфада һәм Бөредә тавыш бирү әрҗәләренә зеленка салу омтылышлары теркәлде. Тагын бер егетне тавыш бирү әрҗәсенә бюллетень урынына фотосурәтләр ташларга тырышканда тоткарладылар. Әлеге хәлләр тәртип бозучыларның язмышына “кара тап” булып ягылды.
Зеленка очракларындагы хулиганнар – телефон мошенниклары корбаннары. Башта алдау юлы белән аларның акчаларын урлаганнар, ә аннары, “әгәр тавыш бирү әрҗәләрендәге бюллетеньнәрне бозсагыз, урланган акчаларыгызны кире кайтарабыз” дип вәгъдә иткәннәр. Зеленка түгәргә тырышучы хатын урланган 60 мең сумын кире кайтарырга хыялланып, җинаятькә барган.
Республика клиник психотерапия үзәгенең баш табибы Наталья Тулбаева фикеренчә, сайлаучыларга йогынты ясау телефон мошенниклыгына охшаш.
“Кибертеррористлар, һичшиксез, билгеле психологик алымнар белән эш итә. Алар “корбанны эшкәртү” өчен “алтын таулар” вәгъдә итеп, куркытып яки кызгануга басым ясап, кирәкле психологик халәткә кертәләр”, – дип аңлата эксперт.
Ул республика халкына телефоннан килгән тәкъдимгә сак карарга һәм таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә киңәш итә. Бигрәк тә хәзер, сайлаулар алдыннан игътибарлы булырга чакыра ул.
“Тавыш бирү урналарында бюллетеньнәрне аңлы рәвештә бозу һәм башка инцидентлар заказ буенча башкарыла, – ди Башкортстанның Адвокатлар коллегиясенең Киров махсуслаштырылган филиалы җитәкчесе Валерий Харисов. – Башкаручыларга акча түлиләр. Сер түгел, сайлауларны бозу өчен кешеләрне диверсияләргә әзерләүче дустанә булмаган көчләр эшли. Ә бу – җинаять, һәм аның өчен җәза холык төзәтү эшләре белән 1 елдан алып яки 80 мең сумга кадәр штрафтан башлап, иректән мәхрүм ителү булырга мөмкин. Власть нигезләрен хурлау һәм какшату – бу инде экстремизм”.
Хокук бозучылар, нигездә, акчага яки мифик вәгъдәләргә алданып, мондый адымга бара.
“Һәркем шуны аңларга тиеш: барлык бу провокацияләр РФ Җинаять кодексының 141 маддәсендә каралган җинаять буларак квалификацияләнәчәк. Мондый гамәлләр өчен штраф, мәҗбүри эшләр яисә төзәтү эшләре рәвешендә бер елга кадәр срокка җинаять җаваплылыгы карала. Шул ук вакытта, әгәр хокук бозучының гамәлләрендә алдан сүз берләшеп кылынган җинаять билгеләре булса, биш елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин”, – ди адвокат.