Барлык яңалыклар
Сайлау
4 сентябрь 2024, 10:09

Сайлау турында биш кызыклы факт

6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда бердәм тавыш бирү көне. 

6, 7, 8 сентябрь – Башкортстанда бердәм тавыш бирү көне.

* Бу көннәрдә без республика Башлыгын сайлыйбыз. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар уза (элеккесе мандаттан баш тартты һәм ел буе мандат буш торды). Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар өчен тавыш бирелә. Барлыгы 1774 мандат алыштырылачак.

* Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк: бүген, иртәгә һәм якшәмбе. Тәҗрибә күрсәтүенчә, сайлау өчен өч көн булу бик уңайлы, диләр оештыручылар. Участоклар иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

* Әгәр дә сез күптән түгел генә яңа урынга күченгәнсез яки бүтән сәбәпләр аркасында сайлау участогының кайда урнашканлыгы турында хәбәрдар түгелсез икән, моны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең цифрлы сервисы ярдәмендә белергә мөмкин. Анда адресыгызны язасыз һәм система үзе сезгә кая барырга кирәклеген һәм хәтта картаны күрсәтер.

* Урамга чыгып йөрерлек хәлдә булмаган өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авыр чирле кешеләр, аларны караучылар һәм башка җитди сәбәпләре булганнар өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен үзегезнең участок сайлау комиссиясенә тавыш бирү көннәрендә 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күрсәтелгән вакытта мөрәҗәгать итүченең өенә тавыш бирү өчен күчмә әрҗә белән комиссия әгъзалары киләчәк.

* “Алга Патриот” иҗтимагый оешмасы “Рәхмәт-2024” акциясен үткәрә. Тавыш бирүчеләр арасында өч фатир, машина һәм йөзләгән кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: