Барлык яңалыклар
Сайлау
4 сентябрь , 11:17

"Рәхмәт"тән фатир, машина...

Иртәрәк килеп сайлаганнарның QR-билетлары 7 кат уйнатылачак.

"Рәхмәт"тән фатир, машина...
"Рәхмәт"тән фатир, машина...

Иртәрәк килеп сайлаганнарның QR-билетлары 7 кат уйнатылачак.

 

6, 7, 8 сентябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау узачак. Һәрбер гаилә әгъзасына 8 символдан торган QR-билет тапшырылачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк. Бүләкләр, чыннан да, бик зур булачак. 300дән артык бүләк арасында Уфадан фатир, автомобильләр, сәяхәт, квадроцикллар, велосипедлар, электросамокатлар, телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузан суырткыч роботлар отарга була.

 "Башинформ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә сайлаулар кысаларында үтәчәк "Рәхмәт-2024" акциясе турында сүз барды.

Март аенда Ил президентын сайлаганда узган "Рәхмәт" акциясе тагын да баетылып, камилләшеп, алда торган җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә узачак сайлау кампаниясендә актив эшлиячәк. Аның шартлары, сайлаучылар өчен бирелгән мөмкинлекләр турында оештыручылар тәфсилләп аңлатты һәм бу очрашу кешеләргә отарга һәм күпләргә хыялларына ирешергә ярдәм итәчәк.

  • “Рәхмәт” - ул бәйрәм. Ә бәйрәм бүләксез булмый. “Рәхмәт” матур хыяллар бирә. Патриотлык,

гражданнар активлыкны, гаилә кыйммәтләре артуын күрсәтте, – диде "Рәхмәт-2024" акциясен оештыру комитеты рәисе Ринат Флүр улы Хәбиров. –Ниләр көтә алда, ничек үтәр бу акция кебек сорауларны алга куеп, бар яклап та уйлап әзерләдек. Безнең инде тәҗрибә бар.  6,7,8 сентябрь көннәрендә Сайлау участокларына килеп, тавыш биргәч, чыкканда ишек катында волонтерлар көтеп торачак. Алар сайлаучыларга, һәрбер гаилә әгъзасына, 8 билгедән торган QR-билет тапшырачак. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк. Бүләкләр, чыннан да, бик зур булачак. 300дән артык бүләк арасында Уфадан фатир, автомобильләр, сәяхәткә юллама, квадроцикллар, велосипедлар, электр самокатлары, телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм тузан суырткыч роботлар отарга була. Өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар ярдәме белән шунда ук рахмат102.рф сайтына кереп, ул билетларны теркәп китү мөмкинлеге дә була. Шулай итеп, һәр сайлаучы бүләк отарга форсат ала.

 Бу акцияне  оештыруда актив катнашучы күпсанлы партнерларга, алар 1500 артык, зур рәхмәт. Призларсыз бу чара алай ук күңелле дә килеп чыкмас иде.  Яз көне төп приз -фатир булды. Ә бу юлы ул берәү генә дә булмый.

Бу юлы да без шул ук күләмдә бүләкләр уйнатабыз. Бу акцияне халыкка илтеп җиткерүдә вакытлы матбугат чаралары зур өлеш керте, гәзитләр, ТВ, радио катнашлыгында уңышлы эш чыкты.

Билгеле, беренче белен төерле була дигәндәй, сораулар да булды. Әмма без проектны камилләштердек, төерләрне бетердек.

Төп партнерларның берсе “ИСК-Уфа” предприятиесе директоры Марат Васимов журналистларның һәм алар аша халыкның күңелен кытыкларлык сүзләр әйтте.

–Без элек гаилә белән сайлауга йөри идек. Анда безнең өчен иң зур бүләк коржик була иде. Бу акция кысаларында да бүләкне бирү турында карарга бөтен коллектив белән килдек. Безнең “Уфа Инвест-төзелеш комитеты”на  65 яшь тулды. Шул еллар агышында Уфада безнең оешма  9 млн кв.метр торак төзегән. Бу бөтен төзелешнең 30 % безнең хезмәт дигән сүз.

Комитет кешеләр сайлауга килсен өчен бу адымны ясады. Безнең башка бүләк юк, без йортлар төзибез, шуңа фатир бүләк итәбез. Быел ул берәү генә дә булмый. Ә ничәү? Анысы әлегә сер булып калсын, – диде иганзче партнер.  

 Оештыру комитеты вәкиле Римма Бикмурзина бүләкләрне уйнату һәм аларны тапшыру тәртибен аңлатып китте.

– Гаиләдә сайлауга килгән һәр кеше QR-билетлар ала. Аларны терки. 6нчы сентябрь көнне иртәрәк барып сайлаган кешеләрнең билетлары 6 тапкыр уйнатылып, 7нчесендә супер уенда да катнаша. Нәтижәләр сайтта куела, волонтерлар җиңүчене шалтыратып табалар.

Элекке җитешсезлекләрне искә алып әйткәндә, билетларны теркәгәндә иң мөһиме ашыкмаска, хатасыз тутырырга.

Безнең исемнән мошенниклар шалтыратуы ихтимал. Без бүләк отучыга шалтыратып, бүләк отуы турында гына әйтәбез, “Сез хыялыгызга ирештегез !” дип әйтәбез. Бернинди кодлар да, бүләкне китереп тапшырган өчен түләү дә сорамыйбыз! Моны истә тотыгыз!!! QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк!

Тагын мөһим әйбер, билетыгызны уенга теркәгәндә сез VPNга кушылган булсагыз, проблема чыгар, мәгълүмат читкә китәр, шуның өчен анысында да игътибарлы булыгыз.

“Рәхмәт” беләзекләре сезгә үзегез яшәгән, сайлауда катнашкан урында ташламаларга хокук бирәчәк. Монысы да безнең партнерлар  ярдәме. Андый учреждениеләр ишегендә “Рәхмәт” наклейкалары булачак.

Яз көне 2 млн.нан артык катнашучы булды. 400гә якын кеше бүләк отты. Бу юлы катнашучылар тагын да күбрәк булыр.

 “Бүләк оту өчен кем өчен тавыш бирергә кирәк?” дигән хәйләле сорауны да куйды журналистлар.

–Барыбер! Кем өчен тавыш бирсәгез дә, барыбер, “Рәхмәт” беләзеге, QR- билет халыкка барып җитәргә тиеш.

Проект безнең бала кебек иде. Беренчегә уздырганда видеоһөҗүм булды. Әмма без аны тиз хәл иттек, монысында сайтның көчен тагын да арттырдык. Тагын бер саклану чарасы бар – анысы турында без аны әле әйтмибез.

Кешеләрне бүләк отуларына ышандыруы кыенрак булды. Ерак авылларга илтү проблемасы булды. Барысы да уңай хәл ителде. Бу юлы да бүләкләр саны шул күләмдә кала, сыйфатларын универсаль ясадык. Менә ишетүегезчә, фатирлар да күбрәк, квадроцикллар, Сочига юлламалар да, машина да була, – диде Ринат Флүр улы.

“Салым бармы?” дигән сорауга җавап итеп, оештыручылар башта ук бу мәсьәләне тикшерүләре, салым турындагы законга ярашлы, 400 меңнән кыйммәтрәк керемгә реестр тутырылуы, аңа салым түләнелүе турында аңлатып үттеләр.

Игътибар! Сайлауга килеп, тавыш биреп, волонтерлардан QR- билет, беләзекләр алгач, аны теркәгәч тә, билетларыгызны югалтмагыз, 30 сентябрьгә кадәр саклагыз.

Бүләкләр уйнату 6 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә, 7 сентябрьдә - 14:00 һәм 20:00, 8 сентябрьдә 14:00 сәгатьләрдә үтәчәк. Шулай ук, 8 сентябрьдә "Призлар төне" уза. Анда 130 приз уйнатылачак.

13 сентябрьдә  “Сәлам “ тапшыруында фатир, машина һәм Сочига билетлар уйнатылачак.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: