Барлык яңалыклар
Сайлау
3 сентябрь , 13:51

Сайлауга әзербезме?

Тавыш бирү көненә вакыт бик аз калды. 

bashinform.ru
bashinform.ru

Республиканың сайлау системасы 6, 7 һәм 8 сентябрьдә тавыш бирүне уздыруга әзер. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр итте.

– Республикада 218 сайлау кампаниясе үтә, – диде ул. – Сайлауларга әзерлекне республиканың Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль сайлау комиссиясе, 3302 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Мәскәүдә бер комиссия оештырылды. Сайлауларны сайлау комиссияләренең 28 меңгә якын әгъзасы үткәрә. Алар – төрле сәяси партияләр, җирле үзидарә органнары, сайлаучылар җыелышлары вәкилләре.

Республика Башлыгы сайлауларында барлык парламент партияләреннән биш кандидат теркәлгән һәм катнаша. Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутат сайлауда мандат өчен өч кандидат көрәшә. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларда 4435 кандидат катнаша. Барлык дәрәҗәдәге сайлауларда 10 сәяси партия кандидатлары теркәлгән.

 Сайлаучылар исемлегендә – якынча 3 миллион кеше.

Азат Галимханов әйтүенчә, бүгенге көнгә сайлау бюллетеньнәрен әзерләү һәм республиканың территориаль комиссияләренә тапшыру процессы тәмамланган. Иртәгә, 4 сентябрьдә, сайлау бюллетеньнәре төбәкнең барлык участок сайлау комиссияләренә барып җитәчәк.

– Без барыбыз да, бар идарә командасы әзер, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Муниципалитетлар башлыклары үз бурычларын белә. Әйтүемчә, участок сайлау комиссияләре тирәсендәге территорияләр чистартылган булырга тиеш.

Сайлауларны тыныч, бәйрәмчә мохиттә, ярминкәләр һәм призлар уйнату белән уздыру күзаллана, диде ул.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: