Быел сентябрьдә республика җитәкчесен сайлаячакбыз. Тавыш бирү 6, 7, 8 сентябрьдә узачак.
Әлбәттә, бу көннәрдә кайсыберәүләр яшәгән урыны буенча өйдә булмаска мөмкин. Шуңа карамастан, һәркемнең Башкортстан Башлыгын сайлауда тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Моны “Мобиль сайлаучы” механизмы ярдәмендә эшләп була.
Әлеге механизм белән 6, 7 яисә 8 сентябрендә теркәлү урыны буенча түгел, әмма Башкортстан территориясендә булачак гражданнар; командировкага китүчеләр; башка шәһәрдә укучылар; дәваханәгә ятарга планлаштыручылар; отпускка китүчеләр; теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләр; бүтән сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләр файдалана ала.
Моның өчен үзегез булачак урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан ук гариза бирергә кирәк. Гариза бирүнең өч юлы бар: 22 июльдән 2 сентябрьгә кадәр – Башкортстан территориясендәге теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә яки күпфункцияле үзәктә; 28 августтан 2 сентябрьгә кадәр – республиканың теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә; 22 июльдән алып 2 сентябрьнең Мәскәү вакыты белән 24.00 сәгатенә кадәр “Госуслуги” порталында электрон рәвештә бирергә була.
Гариза биргәндә Русия Федерациясе гражданы паспортын күрсәтергә кирәк.
Әйткәндәй, җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына – авыл һәм поселок советларына, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары советларына төп һәм өстәмә сайлауларда “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылмый.