-5 °С
Болытлы
Бүген, 30 августта, Уфага Абхазия Республикасы президенты Аслан Бжания килде. Аэропорттан аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Төбәк башкаласында Абхазия президенты Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашачак. Шулай ук республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу, башкорт һәм абхаз халыкларының дуслыгын чагылдырган колоннада төзелеш мәйданчыгын карау, социаль һәм мәдәни объектларда булу планлаштырылган.