Сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү дәвам итә.
Башкортстанда 6, 7 һәм 8 сентябрендә узачак сайлаулар турында мәгълүмат бирү эше дәвам итә.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары 19 августтан башлап Башкортстан Башлыгын сайлаулар һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар турында сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү буенча эш алып бара.
Алар фатир саен, йорт саен кереп, сайлаучыларга тавыш бирү көннәре, вакыты һәм урыны турында хәбәр итәләр, өйдә тавыш бирергә теләүчеләрнең исемлекләрен барлыйлар, “Мобиль сайлаучы” технологиясе турында аңлаталар, теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат җиткерәләр. “Обходчиклар” үзләре белән участок сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгын, шулай ук кирәкле мәгълүмат материалларын йөртә.
Сайлаучыларга сайлауларга чакырулар һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасына теркәлгән кандидатлар турында белешмәләр белән мәгълүмат буклетлары тапшырыла.