Барлык яңалыклар
Сайлау
28 август , 11:00

“Рәхмәт” ал һәм бүләк от!

Башкортстан Башлыгын сайлау көннәрендә “Рәхмәт” акциясе узачак.

Башкортстанда 6, 7 һәм 8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгын сайлыйбыз. Бу көннәрдә, гадәттәгечә, “Рәхмәт-2024” акциясе оештырылып, кыйммәтле призлар уйнатылачак.

6, 7 һәм 8 сентябрьдә сайлау участокларына килгән һәркем “Рәхмәт-2024” акциясе кысаларында призлар уйнатуда катнашу өчен QR-билетлар ала алачак. QR-билет гаиләнең һәр әгъзасына, шул исәптән балаларга да бирелә. Аны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк.

Акциянең призлар фонды җәлеп итәрлек – катнашучылар 330дан артык кыйммәтле приз ота алачак. Бу исемлектә: квадроцикллар, мотоцикл, су мотоциклы, велосипедлар, электр самокатлары, шулай ук көнкүреш һәм офис техникалары – телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм робот-тузан суырткычлар.

Кыйммәтле бүләкләр көнгә ике мәртәбә уйнатылачак. Вакытлары: 6 сентябрьдә – 14.00 сәгатьтә һәм 20.00 сәгатьтә, 7 сентябрьдә – 14.00 сәгатьтә һәм 20.00 сәгатьтә, 8 сентябрьдә – 14.00 сәгатьтә.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, беренче тапкыр “Призлар төне” узачак, анда берьюлы 130дан артык приз уйнатылачак.

Һәр уйнатуның нәтиҗәләре рахмат102.рф сайтында бастырылачак. Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң проект волонтерлары алар белән элемтәгә керәчәк. Шунысы мөһим, приз алу хокукын югалтмас өчен QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк.

13 сентябрьдә барлык теркәлгән билетлар шулай ук “Зур рәхмәт” суперпризлар уйнатуында катнашачак. Ул Башкортстан спутник телевидениесенең туры эфирында узачак. Бүләкләр исемлегендә – машиналар, бөтен гаилә өчен Сочига сәяхәт, Башкортстан шифаханәләренә һәм ял йортларына юлламалар. Проектның төп партнеры – “Уфа шәһәренең инвестиция-төзелеш комитеты” Уфада өч фатир бирә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: