Башкортстан Мәдәният министрлыгының “Гуманитар тикшеренүләр үзәге” белгечләре 2024 елның 6, 7, 8 сентябрендә узачак сайлаулар турында республика халкының хәбәрдар булуын белешү өчен сораштыру үткәргән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Тавыш бирүгә бер ай кала үткәрелгән сораштыруда катнашканнарның 78 проценты үзләрен алда торган сайлаулар турында җитәрлек хәбәрдар дип саный. 64 проценты сайлауларга барачагын белдергән, 18 проценты әле хәл итмәвен әйткән, 16 проценты сайлауларда катнашмаячагы турында белдергән.
Башкортстан Башлыгы вазифасына теркәлгән кандидатларның шәхси танылуына килгәндә, сораштыру мәгълүматлары буенча, Радий Хәбировныкы – 97,4 процент, Иван Сухаревныкы – 23,7 процент, Владимир Нагорныйныкы – 19,6 процент, Илшат Тимерҗановныкы – 16,8 процент, Артур Шәйнуровныкы 16,4 процент тәшкил иткән.
Сораштырылучыларның электораль өстенлекләре түбәндәгечә бүленгән. Сайлауларда тавыш бирергә ниятләүчеләрнең 78 проценты үз тавышын “мөгаен” Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”) өчен бирәчәк дип белдергән. Агитация кампаниясе кызган чорда калган өстенлекләр түбәндәгечә: Владимир Нагорный (“Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен”) – 3 процент, Иван Сухарев (ЛДПР) – 4 процент, Илшат Тимерҗанов (“Яңа кешеләр”) – 6,5 процент, Артур Шәйнуров (КПРФ) – 8,5 процент. Сораштыру барышында респондентларга кандидатларның фамилияләре, бюллетеньдагы кебек үк, аларның кандидатурасын тәкъдим иткән сәяси партияләрнең атамалары белән бергә күрсәтелгән.
Социологик тикшеренү 2024 елның 3-11 августында Башкортстан Мәдәният министрлыгының “Гуманитар тикшеренүләр үзәге” башлангычы белән үткәрелгән. Анда 1001 кеше катнашкан, сайлап алу күп баскычлы, территориаль, квоталы, республикада яшәүчеләрне (18 яшьтән өлкән) җенесе, яше буенча бүлеп карый, халыкның шәһәрдә һәм авыл биләмәләрендә яшәвен исәпкә ала. Сайлап алу хатасы ±4 проценттан артмый. Тикшеренү алымы – портатив компьютер җайланмалары (CAPI) ярдәмендә алынган урам интервьюсы.
Сораулар түбәндәгечә яңгыраган: 1нче сорау – “Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасына түбәндәге кандидатларны ишеткән идегезме яисә беләсезме?”, 2нче сорау – “Агымдагы елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасына кандидатларның кайсы өчен мөгаен тавыш бирәчәксез?”
Политолог Сергей Лаврентьев, сайлаулар алдыннан электораль өстенлекләр нәтиҗәләре турында фикер йөртеп, Радий Хәбиров өчен тавыш бирергә теләүчеләр ул республика белән җитәкчелек иткән вакытта төбәк үсеше өчен нәрсәләр эшләнгәнлеген күрә, дип аңлатты.
“Шәһәрләрне төзекләндерү, эшкуарлыкны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, тарихи хәтерне тергезү буенча күп эшләр башкарылды, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтелә, бу уңайдан республика – илнең әйдәүче төбәкләренең берсе. Боларның барысы да сәяси хәл катлаулы булуга карамастан эшләнә, нәтиҗәләр һәркемнең күз алдында һәм алар кешеләргә эмоциональ яктан йогынты ясый”, – ди политолог.
Аның әйтүенчә, кандидатларның һәркайсысы шактый билгеле, бу алар артында үз партияләренең брендлары торуга да бәйле, аларның потенциаль сайлаучылары аудиториясе бар.
“Владимир Нагорный, Дәүләт җыелышы – Корылтайның гамәлдәге депутаты буларак, үз сайлаучыларының хуплавыннан файдалана. Бездә Артур Шәйнуров өчен тавыш бирергә әзер коммунистик идея яклылар бар. Илшат Тимерҗановны тәкъдим иткән “Яңа кешеләр” – шактый кызыклы, үсештәге партия, аңа яшь буын вәкилләре өстенлек бирә. Иван Сухарев – Дәүләт Думасының сайланган депутаты, шулай ук республикада билгеле кеше”, – дип белдерде Сергей Лаврентьев.