Барлык яңалыклар
Сайлау
16 август , 12:03

"Обходчиклар" йөри башлый

Алар сайлаучыларга тулы мәгълүмат бирәчәк. 

Башкортстанда 19 августтан сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү башлана.

Үзәк сайлау комиссиясе проектының максаты – республика халкына төбәк Башлыгын сайлаулар турында искә төшерү. Моннан тыш, ул “Сайлаулар” системасында хаталар булдырмас өчен сайлаучылар исемлеген барларга ярдәм итәчәк.

Мәгълүмат бирү ничек узачагы турында Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов сөйләде. Аның әйтүенчә, участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау участогын ничек табарга икәнлеген аңлатачак, сәламәтлек торышы буенча өйдә тавыш бирергә теләүчеләргә ярдәм итәчәк, “Мобиль сайлаучы” технологиясе мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Обходчикларда шәхесне раслаучы документ һәм сайлаулар турында мәгълүмат белән басма продукция булачак.

Азат Галимханов шуны да искәртте: участок сайлау комиссиясе хезмәткәре сезнең банк исәпләре, “Госуслуги” парольләре, электрон почта, аккаунтларга кагылышлы шәхси мәгълүматлар турында сорамаячак.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тавыш бирү көннәре – 6, 7, 8 сентябрь.

Сайлау кампанияләре турында мәгълүматны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең күп каналлы телефоны аша алырга була: 8-800-347-54-54.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: