Барлык яңалыклар
Сайлау
14 август , 15:25

Һәркемнең үз юнәлеше

Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидатлар үзләренең программалары турында сөйләде.

Быел сентябрьдә республика җитәкчесен сайлаячакбыз. Тавыш бирү 6, 7, 8 сентябрьдә узачак.

Бу атнада Башкортстан Башлыгы вазифасына “Бердәм Русия” партиясеннән кандидат Радий Хәбиров, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзалары белән очрашып, сайлау алды программасының төп юнәлешләре турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

Радий Хәбиров әйтүенчә, аның сайлау алды программасы “Башкортостан 3.0” стратегиясе – төбәкне 2030 елга кадәр үстерүнең комплекслы проекты – нигезенә салыначак.

 – Башлаган проектларны дәвам итәчәкбез. Үз сүзеңдә нык торырга, федераль үзәк белән актив эшләргә кирәк. Тагын бер билгеләп үтәм: безнең барыбызның да теләсә нинди проблемаларны хәл итәрлек көчебез, киң күңеллелек һәм зирәклегебез җитәчәк. Тагын бер нәрсә. Мин 2024 елда 2018 елдагы үземнең үрнәгемнән аерылам. Шушы биш ел эчендә без барыбыз да бераз көчлерәккә һәм зирәгрәккә әйләндек. Зирәгрәк – димәк, кайдадыр катырак, ә кайдадыр яхшырак дигән сүз. Миңа еш кына “ә син элек эшләгән кебек эшләячәксеңме” дип сорау бирәләр. Дөресен әйтәм, алдагы биш елда вәкаләтләремнең тәмамлануын көтеп утыру миңа бөтенләй кызык түгел. Мин алай итә алмыйм. Әлегә сәламәтлек тә, энергия дә, амбицияләр дә бар. Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен бу зур хөрмәт, – диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренчә, республика идарә командасы эшенең мөһим юнәлеше – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. “Шушы вакыт эчендә без берничә ирекле бүлекчәләр оештырдык. Андагы егетләр миңа “безне монда син җибәрдең бит” дип әйтергә мөмкин булган кешегә караган кебек карыйлар. Шуңа аларга бирелгән вәгъдәләрнең барысын да үтәү бик мөһим”, – дип басым ясады Радий Фәрит улы.  

Башкортстан Башлыгы вазифасына “Яңа кешеләр” партиясеннән тәкъдим ителгән Илшат Тимерҗанов әйтүенчә, парламентның иң яшь партиясе үз штабларында төрле агитация чаралары һәм очрашулар уздырып, сайлаучыларның игътибарын яулый. Партиянең нигезен яшьләр тәшкил итә, шуңа кандидатның программасы да прогрессив үзгәрешләргә корылган.

“Минем программаның төп пунктлары эшкуарлык ирегенә, шәһәр мохитен һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яхшыртуга, яшьләргә һәм өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, без санлы киңлектә прогрессив идеяләр һәм иҗат иреге өчен чыгыш ясыйбыз”, – диде Илшат Тимерҗанов.

КПРФтан кандидат Артур Шәйнуров штабында да эш гөрли: очрашулар үткәрелә, агитация материаллары таратыла. Артур Шәйнуров – тәҗрибәле кандидат, төрле дәрәҗәдәге сайлауларда үз көчен сынаган кеше.

“Бүген безне халыкның кызыксыну күрсәтүе сөендерә. Программабыз киң, ул сайлаучыларыбызның наказларын үз эченә ала һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын чагылдыра. Анда күп нәрсә икътисад һәм халыкның тормышын яхшырту белән бәйле”, – ди Артур Шәйнуров.

ЛДПРдан кандидат Иван Сухаревның да тәҗрибәсе бар, ул моңа кадәр дә республика Башлыгы сайлауларында катнашкан иде инде. Бүген аның штабында да актив эш бара: халык арасында тарату өчен материаллар әзерләнә, сайлаучылар белән очрашулар үткәрелә.

“Мин ел саен шулай эшлим. Бары аралашулар һәм очрашулар вакытында гына проблемалар турында белергә һәм аларны хәл итәргә тырышырга мөмкин. Кешеләрне торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзелеше, экология проблемаларын хәл итү кызыксындыра”, – дип билгеләде Иван Сухарев.

“Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” партиясеннән кандидат Владимир Нагорный штабы программаны киңәйтү өчен сайлаучылардан мөмкин кадәр күбрәк мөрәҗәгатьләр һәм теләкләр җыярга дигән бурыч куя.  Юнәлешләр инде билгеле: бу – ярлылык белән көрәш, пенсия яшен һәм торак-коммуналь хуҗалык тарифларын киметү.

“Без халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен киметү яклы. Әле ул керемнең 22 процентын тәшкил итә, без аны 15 процентка кадәр киметергә теләр идек. Безнең партия пенсиягә чыгу яшен киметүне дә таләп итә”, – ди Владимир Нагорный.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: