Барлык яңалыклар
Сайлау
8 август 2024, 16:43

“Башкортстан сайлауларга әзер”

Шулай диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко.

6, 7 һәм 8 сентябрьдә республикада 218 сайлау кампаниясе узачак. Алар  – Башкортстан башлыгын сайлау, Уфаның 54нче бер мандатлы округы буенча БР Дәүләт Җыелышы депутатын сайлау һәм шәһәр, район, авыл советларына депутатлар сайлау буенча 216 кампания.

Башкортстан башлыгын сайлауларда 5 кандидат катнаша. Корылтайга өстәмә сайлауларда депутат мандатына 4 кандидат дәгъва итә. Шәһәр, район һәм авыл советларына депутатлар сайлауда 4 484 кандидат катнаша, шул ук вакытта 1 775 мандат алмашына, димәк, бер мандатка уртача 3 кеше көч сынаша. 

Республика сайлауларга әзер дип бәяләде Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко. 

–  Республика тулысынча әзер. Кандидатларны теркәү тәмамланды. Башкортстандагы 10 сәяси партия сайлауларда катнашырга хәл итте. Барысы да үз кандидатларын тәкъдим итә һәм терки алды. Төбәк башлыгы сайлауларына килгәндә, тәкъдим итүгә документлар тапшырган барлык кандидатлар тиешле күләмдә имза җыя алды. Имзалар тикшерелде, документлар гамәлгә туры килә һәм барлык кандидатлар да теркәлде. Кандидатларны тәкъдим итүдә барлык биш парламент партиясе дә катнашты, – диде Евгений Шевченко.

2024 елгы сайлауларда 10 партия һәм үзләрен үзләре тәкъдим итүчеләр катнаша. Сайлауларга кадәр төрле карашлы кандидатлар кертелде. Тавыш бирүчеләргә сайлау мөмкинлеге бар. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: