6-8 сентябрьдә узачак республика Башлыгын сайлаулар вакытында Мәскәүдә өстәмә участок ачарга уйлыйлар. Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Азат Галимханов хәбәр итте.
Сайлау көннәрендә ил башкаласында булучылар республиканың РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге базасында тавыш бирә алачак. Шулай ук теркәлү урыны буенча өйләрендә булмаучылар “Мобиль сайлаучы” механизмы белән куллана ала.
Исегезгә төшерәбез: республика Башлыгына кандидатларның рәсми исемлегенә Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”дән), Иван Сухарев (“ЛДПР”), Владимир Нагорный (“Гадел Русия”), Артур Шәйнуров (КПРФ) һәм Илшат Тимерҗанов (“Яңа кешеләр”) керде.
Әйткәндәй, бердәм тавыш бирү көнендә Уфаның 54нче бер мандатлы округы буенча БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатын сайлау, шулай ук җирле үзидарә органнарына 200дән артык сайлау кампаниясе узачак. Урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына – авыл һәм поселок советларына, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары советларына – сайлауларда “мобиль сайлаучы” механизмы кулланылмый.
Сораулар булса, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин, номеры – 8-800-347-54-54.