Барлык яңалыклар
Сайлау
24 июль , 15:02

Башкортстан киләчәген сайлый

Моның өчен өч көн бирелә. 

6, 7 һәм 8 сентябрьдә Башкортстан үзенең киләчәген сайлый. Бу көннәрдә иртәнге 8дә 3300 сайлау участогы 2 978 221 сайлаучы өчен үз ишекләрен ачачак.

Исегезгә төшерәбез: бу көннәрдә Башкортстан Башлыгы сайлаулары узачак. Уфа районында Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар оештырыла. Шулай ук төбәктә барлык муниципаль районнар, 7 шәһәр округы һәм 52 шәһәр һәм авыл биләмәсе советларының яңа составларына депутатлар сайланачак, урындагы советларга өстәмә сайлаулар үтәчәк.

Парламентта булганнарны да кертеп, 10 партия сайлауларның барлык дәрәҗәләрендә үз кандидатларын күрсәтте. Сайлау комиссияләре партияләрдән һәм үзләрен үзләре күрсәтүчеләрдән кандидатларны теркәүне төгәлләде. 6, 7 һәм 8 сентябрьдә һәр участокта сайлау процессының үтәкүренмәлелеген Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әзерләгән 13113 күзәтүче күзәтәчәк.

6, 7, 8 сентябрьдә район һәм шәһәрләрнең барсында да “Рәхмәт артыннан – гаилә белән” акциясе оештырылачак, сайлау участогына килгән һәркемгә сәүдә ташламаларына хокук бирүче беләзекләр биреләчәк.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: