Барлык яңалыклар
Сайлау
22 июль , 13:19

Тавыш бирү өчен аралар киртә түгел

Бүгеннән “Мобиль сайлаучы” механизмы эшли башлый.

http://www.bashkortostan.izbirkom.ru/
http://www.bashkortostan.izbirkom.ru/

Быел сентябрьдә республика җитәкчесен сайлаячакбыз. Тавыш бирү өч көн – 6, 7, 8нче сентябрьдә узачак.

Әлбәттә, бу көннәрдә кайсыберәүләр яшәгән урыны буенча өйдә булмаска мөмкин. Шуңа карамастан, һәркемнең Башкортстан Башлыгын сайлауда тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Моны “Мобиль сайлаучы” механизмы ярдәмендә эшләп була.

Әлеге механизм белән 6, 7 яисә 8 сентябрендә, ягъни тавыш бирү көннәрендә теркәлү урыны буенча түгел, әмма Башкортстанда булачак гражданнар; командировкага китүчеләр; башка шәһәрдә укучылар; дәваханәгә ятарга планлаштыручылар; отпускка китүчеләр; теркәлү урыны буенча яшәмәүчеләр; бүтән сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләр файдалана ала.

Моның өчен тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан ук гариза бирергә кирәк. Гариза бирүнең өч юлы бар: 22 июльдән 2 сентябрьгә кадәр – Башкортстан территориясендәге теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә яки күпфункцияле үзәктә; 28 августтан 2 сентябрьгә кадәр – республиканың теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә; 22 июльдән 2 сентябрьнең Мәскәү вакыты белән 24.00 сәгатенә кадәр “Госуслуги” порталында электрон рәвештә бирергә була.

Гариза биргәндә Русия Федерациясе гражданы паспортын күрсәтергә кирәк.

Әйткәндәй, җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына – авыл һәм поселок, муниципаль район һәм шәһәр округлары советларына төп һәм өстәмә сайлауларда “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылмый.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: