Барлык яңалыклар
Сайлау
1 июль , 20:45

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы постына кандидатны хуплау кәгазьләрен тапшырды

1 июльдә Уфада Радий Хәбиров республика Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгы постына кандидатны хуплау кәгазьләрен, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары һәм кандидатны хуплау кәгазьләрендә үз имзаларын куйган затлар исемлеген тапшырды.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы постына кандидатны хуплау кәгазьләрен тапшырды
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы постына кандидатны хуплау кәгазьләрен тапшырды

1 июльдә Уфада Радий Хәбиров республика Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгы постына кандидатны хуплау кәгазьләрен, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары һәм кандидатны хуплау кәгазьләрендә үз имзаларын куйган затлар исемлеген тапшырды. Аның белән бергә республика Үзәк сайлау комиссиясенә "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов һәм кандидатның финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Максим Ульчев килделәр.

"Үзәк сайлау комиссиясенә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән биш кандидат документлары килде. Бүген аларның беренчесе - хуплау кәгазьләре һәм башка кирәкле документларны Радий Фәрит улы Хәбиров тапшырды. Калган кандидатлар моны 11 июльдән дә соңга калмыйча эшләргә тиеш. Республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларны теркәү 20 июльдә тәмамлана", - дип аңлатты “Башинформ" агентлыгына Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов.

Төбәк Башлыгы постына кандидатлыкка теркәлү өчен 2024 елның 1 июленнән 11 июльнең 18.00 сәгатенә кадәр, хуплау кәгазьләреннән тыш, шулай ук кандидат турында мәгълүматлардагы үзгәрешләр турында белешмәләр, беренче финанс хисабы, Русия Федерациясе сенаторы вәкаләтләрен бирү өчен өч кандидатура турында белешмәләр бирергә кирәк (шуларның берсенә, әгәр аны тәкъдим иткән кандидат Башлык булып сайланса, тиешле вәкаләтләр биреләчәк), кандидатның счетлары (кертемнәре) булмавы, Русия Федерациясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында акчалар һәм кыйммәтле әйберләр сакламавы, чит ил финанс инструментларына ия булмау һәм файдаланмау турында язма хәбәрнамә тапшырырга тиеш.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстан Башлыгы сайлауларында тавыш бирү өч көн - 6, 7, 8 сентябрьдә булачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: