Барлык яңалыклар
Сайлау
20 июнь , 15:17

Сайлауларда ничә кеше көч сынашыр?

Әлегә 5 кеше документ тапшырган.

liveinternet.ru
liveinternet.ru

Быел сентябрьдә Башкортстан Башлыгын сайлаулар үтәчәк.

Төбәк башлыгы сайлауларында катнашу өчен иң беренче булып документларны республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә Радий Фәрит улы Хәбиров тапшырды. Ул сайлауларда катнашуга “Бердәм Русия” партиясеннән тәкъдим ителде.

“Якын арада без башка кандидатларның һәм сәяси партияләрнең гариза бирүләрен көтәбез”, – дигән иде ул. Күп тә үтмәде, төбәк җитәкчесе вазифасына кандидатлар бер-бер артлы документлар тапшыра башлады.

Икенче булып документларны Владимир Александрович Нагорный тапшырды. Ул Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидат итеп “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” социалистик сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителде.

Русиянең либераль-демократик партиясе – ЛДПР әлеге вазифага кандидат итеп Иван Константинович Сухаревны күрсәтте, һәм кандидат тиешле документларны сайлау комиссиясенә тапшырды.

“Яңа кешеләр” сәяси партиясе Илшат Марат улы Тимерҗановны тәкъдим итте. Ул да тиешле документларны тапшырды.

КПРФтан Артур Альберт улы Шәйнуров документлар тапшырды. Ул республика җитәкчесе вазифасына әлеге партиядән тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Башлыгын сайлау 6, 7 һәм 8 сентябрьдә үтәчәк.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: