Барлык яңалыклар
Сайлау
11 июнь , 13:56

Радий Хәбиров сайлауда катнашу өчен документлар тапшырды

Сайлау комиссиясенә ул берүзе генә килмәде.

Радий Хәбиров сайлауда катнашу өчен документлар тапшырды
Радий Хәбиров сайлауда катнашу өчен документлар тапшырды

Бүген, 11 июньдә, Радий Хәбиров республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә төбәк башлыгы сайлауларында катнашу өчен документлар тапшырды.

Сайлау комиссиясенә ул “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов һәм кандидатның финанслар буенча вәкаләтле вәкиле Максим Ульчев белән килде. Радий Хәбировның документларын Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов һәм аның ике урынбасары кабул итте. Сайлау комиссиясеннән әйтүләренчә, ул –Башкортстан башлыгын сайлауларда катнашуга документлар тапшырган беренче кандидат.

“Минем өчен кешеләрнең мине хуплармы-юкмы икәнлеге мөһим. Чөнки без 5 ел буе кешеләр безнең эштән канәгать булсын һәм тиешле бәя бирсен дигән максат белән эшләдек. Бу һәрвакыт бик дулкынландыргыч һәм җаваплы. Якын арада без башка кандидатларның, башка сәяси партияләрнең гариза бирүләрен көтәбез, бәлки, кемдер үз-үзен тәкъдим итеп барыр”, – диде Радий Хәбиров.  

Максим Ульчев оештыру эшләре, документлар белән бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк, дип аңлатты Радий Хәбиров. Хәзер сайлау штабы формалаша башлый, диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан башлыгын сайлау 6, 7 һәм 8 сентябрьдә үтәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: