Барлык яңалыклар
Сайлау
22 март , 11:15

Президентлыкка көч сынашучылар нәтиҗәләр белән канәгатьме?

Кичә сайлауга нокта куелды.

19news.ru
19news.ru

Кичә, 21 мартта, Русия Үзәк сайлау комиссиясендә 2024 елгы Президент сайлауларының рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Урыннар болай бүленде: Владимир Путин – 87,28 процент, Николай Харитонов – 4,31 процент, Владислав Даванков – 3,85 процент, Леонид Слуцкий 3,20 процент тавыш җыйды.

Шулай итеп, гамәлдәге президент Владимир Путин яңадан дәүләт башлыгы итеп сайланды. Исегезгә төшерәбез, ул сайлауларда катнашуга үзен үзе тәкъдим итте һәм аны парламентның ике партиясе – “Бердәм Русия” һәм “Гадел Русия” хуплады. Бу юлы Путинның нәтиҗәсе 2018 елгыдан югарырак булды, ул вакытта кандидат өчен сайлаучыларның 76,69 проценты тавыш биргән иде. Быелгы нәтиҗә – Владимир Путин өчен рекордлы сан.

Икенче урынга Дәүләт Думасының Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча комитет рәисе Николай Харитонов чыкты. Ул сайлауларга КПРФ программасы белән барды. Әйтергә кирәк, коммунистлар 1991 елдан башлап үткән президент сайлауларының барысында да “көмеш” урыны алып килде (төрле елларда Геннадий Зюганов, Николай Харитонов, Павел Грудинин катнашты). 1991 елда Борис Ельцин төп оппоненты булган КПСС вәкиле Николай Рыжковны (күптән түгел генә вафат булды) үтеп киткән иде. Харитонов 2004 елда да президент вазифасы өчен көрәште, ул вакытта да икенче урынга чыкты: сайлаучыларның 13,69 процент тавышын җыя алган иде. Бу юлы партияне хуплаучылар саны күпкә аз булды – нибары 4,31 процент.

Президентлыкка иң яшь кандидат – Дәүләт Думасының 40 яшьлек вице-спикеры Владислав Даванков өченче урынны алды. Шул ук вакытта Мәскәүдә ул, Николай Харитоновны узып, икенче урынга чыкты. Экспертлар фикеренчә, сайлау нәтиҗәсе (саннар белән әйткәндә – 3,3 миллионнан артык тавыш) аның өчен дә, сәясәттә яңа шәхесләргә өмет баглаган “Яңа кешеләр” партиясе өчен дә – ярыйсы уңыш.

Дүртенче урында – ЛДПРның яңа лидеры Леонид Слуцкий. Мондый дәрәҗәдәге сайлауларда ул беренче тапкыр катнашты. “Жириновскийның эше яши” дигән лозунг белән барса да, Слуцкий Жириновскийның сайлау нәтиҗәсен кабатлый алмады. Шулай да ул  сайлау нәтиҗәсе (3,2 процент тавыш) белән канәгать булуын белдерде. “Иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу”, – диде ул. Чөнки моңа кадәр Слуцкий президент сайлауларында катнашып карарга хыяллануы турында әйткән иде.

“Сайлау участокларына килгән һәм тавыш биргән бар гражданнарга рәхмәт белдерәсем килә. Алда бик күп бурычлар тора. Һәм сайлау нәтиҗәләре – бурычлар хәл ителәчәк, ә максатлар, һичшиксез, ирешеләчәк дигән гарантия. Барыгызга да ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Владимир Путин, сайлау нәтиҗәләре буенча ил халкына мөрәҗәгать итеп.

Әлеге сайлауларда төп күрсәткеч – ул тавыш бирүчеләрнең саны. Сайлаучыларның 77,44 проценты үз фикерен белдерде. Бу – Русия президентын сайлау тарихында рекорд. Чагыштыру өчен: 2018 елда президент сайлауларында сайлаучыларның 67,5 проценты гына катнашты. Бу юлы илдә һәм чит илләрдә яшәүче кайсыбер сайлаучыларга дәүләт башлыгын сайлау өчен хәтта чиратта торырга туры килде.

1991 елда, РСФСР президентын сайлаганда, участокларга сайлаучыларның 76,66 проценты килгән иде. Аннан соңгы президент сайлауларында тавыш бирүчеләр саны һәрвакыт югары булды (65 процент һәм аннан югарырак), әмма 70 процент бусагасын атлап чыга алмадык. Бу уңайдан быелгы сайлауны тарихи дип атарга мөмкин. Моңа берничә фактор йогынты ясады, ди экспертлар. Беренчедән, дөньяда һәм илдә барган соңгы вакыйгалар җәмгыятьнең берләшүенә китерде һәм, сайлауларга килеп, кешеләр үз фикерен җиткерергә тырышты. Икенчедән, сайлаулар уңайлы форматта оештырылды – өч көн дәвамында барды. Өстәвенә, илнең 29 төбәгендә беренче тапкыр онлайн тавыш бирү мөмкинлеге булды. Электрон тавыш бирүчеләр күрсәткече 94 процентка җитте.

Әйтергә кирәк: сайлаучыларның иң югары күрсәткече – Чечняда, иң түбәне – Коми республикасында.

Башкортстанда сайлаучыларның 83,73 проценты тавыш бирде. Сан белән әйткәндә – 2 465 830 кеше. 2018 елда бу күрсәткеч 75,4 процент иде. Бездә Владимир Путин 90 проценттан күбрәк тавыш җыйды. Бу – 2018 елдагы сайлауларга караганда 13 процентка күбрәк. Ул вакытта Путинны республика сайлаучыларының 77,69 проценты хуплады.

***

Шулай итеп, сайлаулар үтте. Инаугурация 7 майда узачак. “Мин көчле, бәйсез һәм ирекле Русия турында хыялландым. Бу хыяллар чынга ашар дип өметләнәм”, – диде Владимир Путин, сайлауга йомгак ясап.

Без дә уртак теләкләр тормышка ашар дип ышанабыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: