Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 12:00

Сайлаудан соң мобилизация булырмы?

Сәясәтчеләр үз фаразларын җиткерде. 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Сәяси фәннәр кандидаты, БР Фәннәр академиясенең стратегик тикшеренүләр институты директоры Владимир Савичев фикеренчә,  Владимир Путин сайлауларында җиңгән очракта мобилизациянең яңа дулкынын көтәргә кирәкми. Моңа ихтыяҗ юк, чөнки безнең ил Львовка җиңү белән барып җитүне максат итеп куймый, бурыч бөтенләй икенче.

“Без бөтен дөньяны Русия белән сәяси килешергә икәнлегенә, әгәр сез безнең белән сугышырга теләсәгез, барыбер җиңеләчәксез дигәнгә ышандырырга тиеш. Моны миллионлаган армияләр бәрелеше белән дәлилләргә була, бүгенгечә эшләнгән кебек күрсәтергә дә була. Безнең алда торган мәсьәлә – югалтуларны минимумга китерү, шуңа мобилизациядә мәгънә юк”, – ди политолог.

Владимир Савичев бүгенге көндә конкуренция яу кырында   бара дип  түгел, ә икътисадта үсешә,  дип саный. Аның фикеренчә, җәмгыять илгә көчле икътисад һәм көчле армия кирәклеген саный, шуңа алар  шигарьләр түгел, ә күзгә күренгән чын эшләр өчен тавыш бирде, ди. Моны сәясәтче Сергей Лаврентьев та раслады. Аның фикеренчә,  безнең җәмгыять үзгәрде, битараф булмаган  кешеләр саны кимеде, бу сайлау кампаниясенең югары активлыгына сәбәп булды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: