Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 14:34

Радий Хәбиров сайлау нәтиҗәләренә бәя бирде

трансляциядән скриншот.
Фото:трансляциядән скриншот.

Русия Президентын сайлауда  Башкортстанда явка 83 проценттан арткан, ә  гамәлдәге Президент өчен  тавыш бирүчеләр саны 90 проценттан арткан, диде бүген, 18 март көнне, республика Башлыгы Радий Хәбиров  ЦУРда узган атналык оператив киңәшмәдә.

Бу тавыш бирү бөтен илебез күрсәткән искиткеч берләшүнең чагылышы булды. Мин Башкортстан халкына, искиткеч кәеф белән килгән, акыл белән тавыш биргән сайлаучыларыбызга рәхмәт белдерәсем килә.

Без барыбыз да аңлыйбыз, илебезнең казанышлары, киләчәге безнең уртак эшебезгә һәм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга һәм аның сәясәтенә бәйле. Безнең алда алты матур, иҗади ел. Без сезнең белән президент Юлламасында яңгыраган планнарны ишеттек. Әйтелгәннәрнең барысы да эшләнәчәгенә ышанам, чөнки ул  эшләр алдан  уйланылган һәм исәпләнгән,  алар реаль икътисади мөмкинлекләргә таяна.

Алда безне яхшы реаль эшләр һәм җиңү көтә, иң мөһиме – безнең егетләр исән-сау өйләренә кайтсын”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ул шулай ук республиканың сайлау комиссияләре эшен “яхшы”га бәяләде. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: