Башкортстанда 18 мартның иртәнге 9.00 сәгатенә Владимир Путин ил Президенты сайлауларында 90,90 процент тавыш җыйган. Бу – Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы.
КПРФ вәкиле Николай Харитонов өчен төбәк сайлаучыларының – 3,68 проценты, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий өчен – 2,69 проценты, “Яңа кешеләр” партиясеннән Владислав Даванков өчен 1,89 проценты тавыш биргән.
Башкортстанда дәүләт башлыгы өчен тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,86 проценты катнашкан.
Гомумән алганда, Русия буенча протоколларның 99,66 процентын эшкәрткәннән соң, әлегә Владимир Путин 87,32 процент тавыш җыеп килә.