Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 21:32

Җитешсезлекләр табу мөмкин түгел!

Политологлар Башкортстанда сайлауларның ничек үтүенә үз фикерләрен белдерде.

Җитешсезлекләр табу мөмкин түгел!
Җитешсезлекләр табу мөмкин түгел!

   Политологлар Башкортстанда сайлауларның ничек үтүенә үз фикерләрен белдерде.

   Бүген көн дәвамында сәясмәннәр, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм күзәтүчеләр, шул исәптән чит илнекеләр дә, Башкортсанда РФ президентлыгына сайлауларның ничек үтүе хакында фикерләре белән бүлеште.

   -Без республиканың төрле почмакларында үзләренең тавышларын биргән йөзләрчә мең кешеләрне күрдек. Бар республика буенча сайлаулар тыныч һәм оешкан рәвештә үтте,- диде Русиянең үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко.

                                              Болгария вәкиле

   Болгариядән килгән халыкара күзәтүчесе Боян Чуков болай ди:

   -Сайлау вакытында демократик сайлауларның бөтен принциплары да үтәлде. Бу планда Башкортстанда сайлаулар үткәрү эшендә ниндидер җитешсезлекләр табу бик кыен.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: