Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 13:20

Җитди шикаятьләр кабул ителмәде

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

БР Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Гайсина РФ Президентын сайлауларда өч көнлек тавыш бирү барышы турында сөйләде.

Аның фикеренчә, сайлауларның өч көнендә дә тавыш бирү процессы норматив-хокукый кысаларда үткән, бу үткән сайлау нәтиҗәләренең  законлы булуын күрсәтә.

“Башинформ”  корреспонденты белән әңгәмәсендә Зөлфия Гайсина  БР Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча советта сайлау барышында халыктан нинди дә булса җитди шикаятьләр кабул ителмәде, дип белдерде.

“Артык җитди булмаган сигналлар килеп иреште. Мисал өчен, гражданинны сайлаучылар исемлегендә  тапмаганнар яисә исемлектә 2005 елда үлгән сайлаучы булган. Үзен исемлектә күрмәгән кеше, күпмедер вакыттан соң яңадан шалтыратып, үзен табуларын хәбәр итте. Үлгән кешене исемлектән алып ташлаганнар. Башкорт телендәге бюллетеньнәр буенча берничә сорау булды. Алар барысы да урында хәл ителде. Моннан тыш, Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары мониторингка чыктылар, тавыш биргән сайлаучылар белән әңгәмәләр кордылар. Җитди замечаниеләр булмады”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: