Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 13:39

Элина Гатауллина: Сәясәт белгечләре белән очрашу яшьләрдә кызыксыну уятты

Башкортстанның Иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Элина Винер кызы сайлау көннәрендәге эшчәнлекләре турында сөйләде.

Башкортстанның Иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Элина Винер кызы Гатауллина штабның сайлау көннәрендәге эшчәнлеге турында сөйләде:

– Президент сайлаулары вакытында Башкортстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабы кешеләрне җәлеп итү үзәкләренең берсенә әверелде.

15-17 март көннәрендә 15ләп чара үтте, аларда 200дән артык кеше катнашты. Чаралар программасы төрле булды: яшьләр С.Р. Парфенова, В. Л. Савичев, Д. М. Абдрахманов кебек сәясмәннәр белән очрашты. Хатын-кызларны махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен декорацияләр һәм маскировкалау челтәрләре үрергә өйрәтү чаралары, шулай ук һөнәрчелек остаханәләре һәм эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрелде.

Штаб халыкның төрле категорияләре өчен очрашу һәм фикер алышу буенча мөһим урынга, сәяси активлык үзәкләренең берсенә әверелде. Штабта гражданнарның сайлау процессында катнашуы зур әһәмияткә ия икәнлегенә игътибар бирелде. Сайлау процессының ачык һәм гадел булуының нигезләре һәркемнең тавыш бирүдә катнашуына бәйле икәнлегенә басым ясалды. Чараларда катнашучыларның бер өлеше башта сайлау участогына барган булса, икенчеләр чаралардан соң тавыш бирергә юлланды Бу, әлбәттә, сайлаучылар күрсәткеченең югары булуына ярдәм итте һәм һәр тавышның ишетелүен һәм исәпкә алынуын гарантияләде.

Сәясәт белгечләре белән очрашулар яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар сайлау процессының хокукый аспектлары турында сораулар бирде һәм сайлауларны оештыруның дөньякүләм тәҗрибәсе белән танышты. Дискуссияләрдә катнашучыларның кайсыберәүләре безнең илдәге сайлауларның, башка илләр белән чагыштырганда, демократик табигатьле булуына гаҗәпләнүләрен белдерде.

Шулай итеп, сайлау көннәрендә өлкән буын гражданнары белән беррәттән сайлау процессына җәлеп ителгән актив яшьләр дә мөһим роль уйнады.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: