Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 13:33

"Без көчле Русия өчен тавыш бирдек"

Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рәисе Константин Толкачев үз фикере белән бүлеште. 

"Без көчле Русия өчен тавыш бирдек"
"Без көчле Русия өчен тавыш бирдек"

“Русия Федерациясе Президентын сайлаулар җәмгыятьнең милли лидеры тирәсендә моңарчы күрелмәгән берләшүен күрсәтте”, – дип үз фикере белән бүлеште Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рәисе Константин Толкачев.

Сайлауларның беренчел нәтиҗәләренә комментарий биреп, республика парламенты спикеры Русиянең хәзерге президентының ышанычлы җиңүен билгеләп үтте.

"Владимир Путинны Башкортстан халкы да хуплады. Безнең республикада тавыш бирүчеләрнең 90% тан артыгы дәүләт башлыгы вәкаләтләрен озайту яклы булуын күрсәтте», — диде Константин Толкачев.

Аның сүзләренчә, заманча Русия тарихында сайлаулар мондый җимергеч көчләр басымы астында беркайчан да уздырылганы булмады:

"Ләкин безнең кешеләр белән көч телендә сөйләшеп булмый: басым югарырак булган саен, каршылык көчлерәк була. Шуңа күрә илебезнең чик буе төбәкләрендә дә, яңа территорияләрдә дә Владимир Путин һичшиксез хуплау алды. Бу көннәрдә без Президентны гына сайламадык без дәүләт сәясәтен дәвам итүгә: илнең оборона көчен ныгытуга, үз, суверен үсеш юлына, традицион кыйммәтләргә „әйе“ дидек. Халык көчле һәм бәйсез Русия, тотрыклылык һәм гаделлек өчен тавыш бирде

Хәбәр итүебезчә, Башкортстанда Владимир Путин кандидатурасын төбәк сайлаучыларының 90,96 проценты хуплаган.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: