Барлык яңалыклар
Сайлау
18 март , 21:48

Австрия эксперты ни ди?

    Башкортсанда РФ президентлыгына сайлауларның ничек үтүе уңаеннан Австриядән килгән Ирина Джаяни хәтта аптырауга калган:

Австрия эксперты ни ди?
Австрия эксперты ни ди?

Башкортсанда РФ президентлыгына сайлауларның ничек үтүе уңаеннан Австриядән килгән Ирина Джаяни хәтта аптырауга калган:

   -Безнең алда сайлау комиссиясе вәкиле төймәгә басты һәм без шул ук мизгелдә чыккан протоколларны күрдек. Без алар белән таныштык һәм мәгълүматны шунда ук Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырдык. Без аптырау белән шуны күрдек: барсы да ачыктан-ачык, үтә күренмәле, атап әйткәндә, башка участоклардагы кебек үк. Мин бар дөнья берләшмәләренең бу тәҗрибәне алып кына түгел, ә бирегә килеп  өйрәнүләрен телим. Чөнки күпләр моның белән мактана да алмый.

                                          Бездән үрнәк алырлар

   -Чит илләрдән килгән күзәтүчеләр, мөгаен, моңа аптырыйлардыр да, бәлки, аларның илләре дә киләчәктә безнең тәҗрибәне үзләренә алырлар. Бу бик уңайлы – кемдер җомга көнне тавыш бирде, кемдер сайлау участогына минем кебек гаиләсе белән шимбә көнне барды. Ә кемнәрдер, үзләренең эшләрен төгәлләп, участокка якшәмбе юл тотты. Бу халыкның соравы буенча эшләнде, бу безнең зур ил өчен бик уңайды,- диде БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: