Уфа районының Михайловка авылының 3508нче санлы сайлау участогында эшләүче Зәйнәгабдинова Рәсимә Байтимер кызы, “Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәге белән туры элемтәгә чыгып, үзләрендә сайлау ничек барганлыгы белән таныштырды.
“Халык сайлау участогына дәртләнеп килә. Алар илдә тынычлык булсын дип теләп, бюллетеньнәрен әрҗәләргә салды”, – дип сүз башлады ул.
Аның сөйләвенчә, җомга көнне күбрәк өлкәннәр килсә, шимбә көнне яшьләр агыла башлаган. “Яшь гаиләләр күп килде, алар балалары белән бергәләшеп килде. Коляскалар этеп, яңа туган сабыйлары белән килүчеләр дә шактый булды”, – дип бәян итте Рәсимә Байтимер кызы.
Тавыш бирүчеләр өчен күңел ачу чаралары да оештырылган. Бу участокта ике көндә сайлаучыларның күбесе үз гражданлык бурычын үтәгән.