“Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгендә Башкортстан яшьләренең сәяси мәдәнияте буенча сөйләшү үтте.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай каршындагы Җирле үзидарә буенча яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Шәүкәт кызы Газизова һәм Яшьләр иҗтимагый палатасының җирле үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссия рәисе Илнур Венер улы Рамазанов Русия Президынтын сайлауларда яшьләрнең тавыш бирүе турында сөйләде.
– Республика халкының 26 проценты – яшьләр, – диде Зарина Шәүкәт кызы. – Бездә яшьләр бик актив. Волонтерлык эшчәнлегендә дә актив катнашалар. Алар илдә барган сәясәтне яхшы аңлый һәм үзләренең гражданлык бурычын үтәүгә җитди карыйлар. Яшьләргә төбәк җитәкчелеге тарафыннан игътибар зур. Бу да аларның иҗтимагый тормышта актив катнашуына этәргеч бирә.
Сайлау участогында сәркатип булып эшләүче Илнур Венер улы әйтүенчә, быел яшьләр бик актив тавыш бирә.
– Бездә 35 яшькә кадәргеләр арасында 68 проценты үз тавышын биреп өлгерде. Беренчегә тавыш бирүчеләр дә күп. Аларның 45 проценты килде. Яшьләр күбрәк кичкә таба килә. Шуңа без төштән соң яшьләрчә җырлар куябыз. Бу да үзенә күрә бер җәлеп итү чарасы, – диде ул.
Ә иртәнге якта өлкәннәр күбрәк килә.
– Безнең участок Уфаның Ленин районында урнашкан. Безнең участокта өлкән яшьтәгеләр күп. Кайсыберләре үзләре шалтыра һәм өйләренә килүне сорыйлар. Өйләренә барасың, ә кайсыберләре: “Кая әле, үзем участокка барам әле, бәлки, бу соңгы сайлавымдыр”, – диләр дип бәян итте Илнур Рамазанов.
Әйткәндәй әлеге участокка тавыш биргән бер сайлаучы “Рәхмәт” акциясе буенча бүләк откан.